Әтнәгә дә яңа коммуналь техникалары кайтты
«Казан Экспо» мәйданчыгында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль район вәкилләренә махсус коммуналь техника ачкычлары тапшырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль район вәкилләренә махсус коммуналь техника ачкычлары тапшырды. Шунысы куанычлы, безнең районга да яңа техника ачкычлары тапшырылды.
Районнардагы коммуналь техника базасы баету, искеләрен яңарту максатыннан муниципалитетларга тагын 45 берәмлек махсус техникага (автогрейдерлар, минитөягечләр, фронталь төягечләр, экскаватор-төягечләр) бирелгән. Әлеге техникалар Әтнә районының коммуналь хуҗалыгына да насыйп булган.
- Безнең районга ике техника - "Автогрейдер" белән "Амкодор" техникалары тапшырылды, - диде коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев