Әхтәм бабайга 90 яшь тулды
Ташчишмә авылында гомер кичерүче Әхтәм бабай Хөснетдинов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны олуг юбилее белән котларга район, күмәк хуҗалык җитәкчеләре дә килде. Әхтәм бабай гомер буе колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Ат җиккән. Нинди генә эш башкарса да җиренә җиткереп башкарган. Хатыны Сәвия белән өч малай тәрбияләп үстергәннәр.
Бүгенге көндә улы Айдар белән килене Алсу тәрбиясендә гомер кичерә.
- Әниебеәнең вафатына 10 ел булды инде. Әти белән тигез, матур гомер кичерделәр. Әти корырак кеше иде. Әйтәсе сүзен юмор белән җиткерә торган иде, – дип сөйләде улы Айдар.
Дөрестән дә, Әхтәм абый артык мал артынна кумаган, булганына шөкер итеп гомер кичергән. Балаларына да төпле тәрбия бирергә тырышкан. Килене Алсу да Әхтәм бабабй турында:
- Әти, азапланып эшләмәгез, дия торган иде. Гомер буе бер режим белән генә яшәде, – диде.
Алсуның да бүгенге көндә Хөснетдиновлар гаиләсенә килен булып килүенә 27 ел булган инде. Тормыш иптәше Айдар белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Инде оныклары да бар. Әби-бабай да булганнар. Ике кызлары медиклар, төпчекләре әле мәктәптә белем ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев