Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Бәхет ул - кәлтә елан

Дөрестән дә нәрсә ул бәхет?

Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА

 БӘХЕТ
1
Бәхет артыннан йөгерәм.
Ә бәхет — кәлтә елан.
Койрык тоттыра да — кача.
Койрык белән уч тулган.
Бәхетем — әнә шул кыйпыклар.
Ташласам?.. Өмет һаман:
Ул кыйпыклар бөтеннәргә
Әйләнмәсме бер заман?
Әйләнсә дә — шул ук елан...
Тагын йөгер! Тагын ку!
Гомеремнең төп уены —
Бәхет белән куышу.
2
Бәхет бит ул — юлдагы хат:
Син күз алмый көтәсең.
Килеп җитсә, кат-кат укып,
Аны ятлап бетәсең.
Яңа хатка өметләнеп,
Монысын архив итәсең.
Хат ташучы урап үтсә,
Төргәкләрне сүтәсең.
3
Хәят сиңа кулын суза
Бәхетле очрак булып.
Һәр очрагың — очар чагың:
Очып кал — канат ныгыт.
4
Эх, үткәннәр — бәхет иле!
Иң кадерле чак иде!..
Бернәрсә юк, булганы — аз,
Өметләр зур, ак иде.
5
Кот-җанлы булып туганбыз:
Ходайдан иңдерелгән.
Кот-бәхет тә, җан-орлык күк,
Һәр кешегә бирелгән.
Җанымнан читтәге бәхет
Хәтерләтә офыкны.
Солтанлык — ни? Олтанлык — ни?
Кадерлик без орлыкны.
6
Бәхет килеп ишек шакыды.
Ишекләрне ачтым ашыгып:
«Төшкән икән миңа да юлың,
Хуҗам бул син! — дидем. —
Мин — колың!..»
Кол хезмәте озак бармады.
Алиһә дә булып туймадым.
Ялгыш каккан бәхет ишекне.
«Рәнҗемә!» — дип, чыгып ук китте.
...Әй, чит бәхет! Ярый киткәнсең!
Ишегемне урап үткәнсең!
Яшәгән бит бәхет янымда:
Кирәк булган җанга багарга.
Наил Латыйф фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев