Бездә һаман туйлар әле
Шагыйрә Гөлүсә Батталованың шигырьләре һәрвакыт уйландыра. Аның иҗатына күпләр гашыйк. Композиторлар җырлар яза.
Бездә һаман туйлар әле
Бездә һаман туйлар! Туйлар әле...
Җилфердиләр чуар әләмнәр.
Теге ярда... белмим, ни хәлләрдер,
Анда да бит шул ук адәмнәр.
Белмим, диям... әллә кыланаммы,
Белмәмешкә генә салышып?
Бәйрәмнәрдә малай-шалай әнә
Мылтык сатып ала ярышып.
Теге ярда... берәм-берәм кими
Батырлары Сабан туйларның...
Әйдә, җырлыйк әле... бер шуларның
Япь-яшь көе яшәп туймавын...
Бездә һаман туйлар... Күңелләр көр,
Күзләр сукыр, колак саңгырау.
Тезгеннәрнең бушаганын сизә
Дугаларга элгән кыңгырау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев