Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Бүген Халыкара Рус теле көне

Халыкара Рус теле көне уңаеннан Күлле Киме авылындагы Сибгат Хәким музеенда Александр Сергеевич Пушкинга багышланган иҗади кичә узды.

А.С.Пушкин (1799-1837)  – 19 гасырның иң күренекле  шагыйре, драматург, прозаик, реалистик юнәлешкә нигез салучы,  әдәби тәнкыйтьчесе. 6 июнь көнне  С.Хәким музеенда, халыкара Рус теле көне уңаеннан, “Пушкин әкиятләре” дип аталган кичә үткәрелде. Мәктәп укучылары һәм каникулга кунакка кайткан балалар  А.С.Пушкин иҗаты буенча презентация карадылар, әкиятләре турында фикер алыштылар. Соңыннан әкиятләр буенча конкурс булды, иң күп сорауларга җавап бирүчеләр билгеләнде. Бәйрәм ахырында Пушкин әкиятләреннән төзелгән мультфильм карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев