Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Гыйнвар ае салкын булса, урак вакытында эссе булыр

Гыйнвар кыш фасылының иң салкын ае булып санала. Халык сынамышларын без дә сынап карыйк әле.

Гыйнварда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була. Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин. Гыйнвар башында көннәр җылы булса, арыш уңар, җил булса, тары уңар, томан булса, солы уңар. Әгәр салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Җылы булып, кар яуса, ашлык уңар. Әгәр ябалак-ябалак кар яуса, борчак белән чикләвек уңар.

 14 гыйнварда кар яуса, икмәкле ел була. 

19 гыйнварда көн аяз икән, җәй коры, болытлы көн булып кар да яуса, җәен явым-төшемнәр гадәттәгечә булып, ел яхшы килә.

 22 гыйнвар — көн кояшлы булса, җәй озын булыр.

 25 гыйнвар кояшлы булса, кошлар иртә килергә мөмкин, кар яуса, җәй яңгырлы була.

Гыйнвар җылы булса, яз соңара. Гыйнвар җылы — март салкын. Гыйнварда агач ботаклары бозланып катса, чикләвек һәм җиләк-җимеш күп булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев