Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...

«Туган тел һәр халыкның рухи көч куате» исеме белән Олы Мәнгәр китапханәсендә әдәби конкурс — викторина үткәрелде.

"Туган тел һәр халыкның рухи көч куате" исеме белән Олы Мәнгәр китапханәсендә әдәби конкурс — викторина үткәрелде.
Һәр халыкның үз теле күңеленә якын, кадерле. Баланың теле әнисе телендә ачыла. Шуңа күрә ул ана теле, туган тел дип атала да. Безнең туган телебез — Татар теле, дөньядагы иң киң таралган 14 тел арасында да бар. Күп гасырлык тарихы булган Мәрҗаниләр, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән тел. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата- ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы Бөек, изге, һәм кадерле сүз. Татар телен һәм милли традицияләрне саклау, устеру ин беренче гаиләдән башлана. Гаиләнең төп бурычы — балаларда туган телдә сөйләшу теләген тудыру, туган телгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт тәрбияләү.
ЮНЕСКО тарафыннан 21нче февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев