Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Комыргуҗада - фәнни-гамәли конференция

21 февраль - Халчыкара туган телләр көне. Шул уңайдан Комыргуҗа урта мәктәбендә IX нчы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференция узды.

21 февраль көнне Комыргуҗа урта мәктәбендә IX нчы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференция узады. Быел ул районкүләм үткәрелде. Фәнни-гамәли конференция быел районкүләм үтә. Биредә барлык мәктәпләр дә катнаша, барысы 4 секция эшли. Шиһабетдин Мәрҗанинең эшчәнлеге һәм иҗади мирасы турындагы секциядә якташыбыз, филология фәннәре докторы, доцент, ТРның Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбяит һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Рифат Мирхәев тә катнаша. 
«Мәрҗани безнең таңыбызның Чулпаныдыр» дип исемләнгән секциядә Ш. Мәрҗанинең эшчәнлеге һәм иҗаты турында сү барды.
«Йөрәккә күчкән язулар» дип исемләнгән секциядә якташыбыз Самат шакир иҗатына багышланды.
«Дөнья цивилазиясе контекстында әдәбият һәм мәгариф» дип исемләгән секциядә укучылар туган тел, татар халык фольклоры турында үзләренең эшләре белән таныштырдылар.
«Милләт өчен тугры хезмәт итәм» дип исемләнгән секциядә танылган якташларыбыз иҗаты турында кызыклы, мәгълүмати, өйрәнелгән эшләр тәкъдим ителде. 
Һәр секция эше тәфсилләп сөйләнелде. Фәнни-гамәли конференциядә катнашкан укучыларның, укытучыларның да иҗади эшләре мактауга лаек иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев