Күәм урта мәктәбендә әти-әниләр белән тәртип саклау органы хезмәткәрләре очраштылар
Кышкы каникуллардан соң Күәм урта мәктәбендә ата-аналар белән очрашу узды.
Кышкы каникуллардан соң Күәм урта мәктәбендә ата-аналар белән тәртип саклау органы хезмәткәрләре кара-каршы очрашып балалар куркынычсызлыгы турында фикер алыштылар. Һәркайсыбызга яхшы мәгълүм дөньяларыбыз тынычсыз, кызганычка каршы юл хәлакәтләре дә еш булып тора. Шул уңайдан, дөресрәге хәвеф-хәтәрләрне кисәтү максатыннан ике як өчен дә файдалы очрашу булды. Җыелышка килгән тәртип саклау органы хезмәткәрләре, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары әти-әниләргә кичке сәгать уннан соң балаларга ялгызларын гына урамда йөрергә ярамауны кабат исләренә төшерделәр, һәм дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү өчен балаларга кабат-кабат исләренә төшереп торырга кирәклеген искәрттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев