Фәрит Бикчәнтәев исемендәге Бәрәскә мәдәният каршында эшләп килгән «Нур» халык театры яңа спектакль чыгарды.
Бу елы театр коллектвы Рөстәм Галиуллинның «Көзге кайтаваз» драмасын сәхнәләштергән. Спектакльнең режиссеры Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин.
Спектакльнең 2 декабрь – сишәмбе көнне тамашачыга тәкъдим итүнең дә бер сере бар. Бу көнне мәдәният йорты директоры Зөлфия Корбанова 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Һәрвакыттагыча бәрәскәләр сокландырды, уйландырды. Афәрин!
Нет комментариев