Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Сезнең тормыш - үзе батырлык бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Авыл җирлекләре арасында барган «Сезнең тормыш - үзе батырлык» дип исемләнгән бәйге-концертка нәтиҗә ясалды. Бөек Җиңүгә 80 ел тулу һәм 2025 ел Ватанны саклаучылар елы уңаеннан авыл җирлекләре арасында концертлар узды.

Һәр җирлек сугыш елларында авыл халкының батырлыгын, фидакарь хезмәтен күрсәтте. Әлеге концертлар барышында тарихыбыз тагын бер кат яңартылды. Яңа фактлар ачыкланды. Йомгаклау концерты районыбыз халкының фидакарь хезмәтен, батырлыгын яшь буынга җиткерү өчен бер мөмкинлек булды.

Бәйге-концертны катнашучыларның һәрберсе зур әзерлек белән башкарып чыкты. Сәхнә бизәлеше, костюмнар, музыкаль бизәлеш – барысы да сугыш чоры атмосферасын тудырырга, тамашачыны шул вакыйгалар эченә алып керергә ярдәм итте. Җырлар, шигырьләр, театральләштерелгән күренешләр аша авыл халкының фронтка ярдәм итүе, тылда көн-төн эшләве, балаларның өлкәннәр белән беррәттән авыр эшләр башкаруы тасвирланды.

Концерт программасында авыл тарихын чагылдырган уникаль материаллар да урын алды. Архив документларыннан алынган мәгълүматлар, сугыш ветераннарының хатирәләре, авыл халкының фоторәсемнәре – болар барысы да тарихны искә төшерергә һәм яшь буынга җиткерергә булышты. 

Шунысын да әйтергә кирәк, һәр коллективның чыгышы һәм үзенчәлекле иде. Чөнки әзерлек барышында  мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр җирлектәге һәр авыл тарихын тагын бер кат барлап чыктылар. Нәтиҗәдә, Бөек Ватан сугышы белән бәйле яңа төр фактлар ачыкланды, каһарман райондашларыбызның батырлыклары тамашачыга җиткерелде. 

Ләкин иң мөһиме – бу бәйгедә катнашучыларның һәм тамашачыларның күңелендә Ватанга мәхәббәт, тарихка хөрмәт хисе уятты.

"Сезнең тормыш - үзе батырлык" бәйге-концерты авыл җирлекләре арасында дуслыкны ныгытуга, мәдәни элемтәләрне үстерүгә дә зур өлеш кертте. Мондый чаралар киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанасы килә. Чөнки тарихны белү, аны саклау – безнең бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев