Табасаран театры артистлары Әтнәдә кунакта
Соңгы хәбәрләр

Табасаран театры артистлары Әтнәдә кунакта

Дагыстан республикасы Дербент шәһәренең Табасаран дәүләт драма театры Әтнә районында гастрольләрдә. 16+

Хәбәр иткәнебезчә, Дагыстан республикасы Дербент шәһәренең Табасаран дәүләт драма театры коллективы Әтнә районына кунакка килде. Кунак ашы, кара-каршы, дигәндәй Әтнә татар дәүләт драма театры коллективы апрель ахырында Дагыстанда гастрольләрдә булып кайткан иде.

Июнь башында Табасаран дәүләт драма театры  Әтнәгә килде. Төбәкара "Зур гастрольләр" программасы кысаларында 5 июнь көнне коллектив А.Чехов. В.Сологубның  "Свадебный переполох" комедиясен тәкъдим итте. Тамашачы спектакльне рус теленә тәрҗемә белән карады.

 Көндезге якта театр нәни тамашачыларга "Тайна бабушки" дигән әкият күрсәтте. .


Нет комментариев