«Тукайның билгеле булмаган эзләре буйлап»
«Татарстанда җәй» - «Лето в Татарстане» проекты кысаларында Олы Әтнә авылының «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында чираттагы чара узды.
Гөлүсә Батталова "Тукайның билгеле булмаган эзләре буйлап" дип аталган «Күрше» проекты кысаларында «Туган ягым» паркында чираттагы чара узды.
Кызыксынып, Гөлүсә уздырган чарада үзем дә катнашып кайттым. Иң элек, кеше килерме икән, дигән сорау тынгы бирмәде. Чөнки авылда эшнең кызу вакыты, тавык та чүпләп бетерә торган түгел. Чараны кичке вакытта куюның да файдасы бар икән. Баштарак 20ләп кенә кеше күренгәли иде. Гөлүсә микрофоннан сөйли башлагач, паркның төрле почмагыннан яшьләр дә, бала җитәкләгән яшь әниләр дә күренде. Мәктәп тәмамлауның ничәнчедер елына очрашуга килгән өлкәннәр дә биредә иде.
Әлбәттә, һәркем өчен кызыклы уен булды бу. Гөлүсә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тормышы белән бәйле кызыклы фактлар турында сөйли башлагач, «У-уу», дип куючылар да булды. Шунысын да әйтергә кирәк, шагыйрь тормышына кагылган әлеге фактлар Әтнә районы белән бәйле иде. Мәсәлән, Габдулла Тукайның районыбызның кайсы авыллыранда булып, кайларда кунак булуын язып тормыйм. Чөнки чара барышында тагын узачагы турында әйтте.
Шуңа күрә, Тукайның әлегәчә киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган тормыш сәхифәләре турында беләсегез килсә, үзегез килеп тыңлагыз. Әлбәттә инде, биредә лекция генә тыңлап утырмыйсың, иң элек автор уен формасында тарихи фактлар белән таныштырды, аннары катнашучыларга шифалы күчтәнәчләр өләште..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев