Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Үзенчәлекле осталык дәресе

«Пушкин картасы» проекты кысаларында Әтнә үзәк китапханәсендә агач кисеменә рәсем ясау буенча осталык дәресе узды.

«Пушкин картасы» проекты кысаларында Әтнә үзәк китапханәсендә агач кисеменә рәсем ясау буенча осталык дәресе узды. Чара барышында китапханәче танылган рәссамнар Э. Зарипов, Б. Урманче, Х. Якупов, И. Рәфыйков иҗатлары тупланган китап күргәзмәсе белән таныштырды.
Кызыклы да, мавыктыргыч та булган әлеге үзенчәлекле дәресне китапханәбезнең иң актив китап укучысы, рәсем сәнгатен яратучы Әскәрова Динә Наил кызы үткәрде. Чара барышында Динә бүгенге көндә акрил буяу ярдәмендә рәсем ясау декоратив һәм кулланма иҗатның популяр юнәлешләренең берсе булуы турында, кайсы очракта нинди буяу куллану кулай булуы һәм төрле рәсем ясау ысуллары белән таныштырды. Катнашучыларның һәрберсе агач кисемнәренә акрил буяулар ярдәмендә үз фантазиясен җигеп рәсем ясады.
Рәсем сәнгате дигән серле дөньяга сәяхәт бик тә кызыклы, мавыктыргыч килеп чыкты. Әлеге чара укучы балаларга бик тә ошады, кызыклы мәгълүмат беркемне дә битараф калдырмады. Аларның тын да алмый тыңлаулары, берсен-берсе уздырып, сораулар бирүләре мондый чараларның балаларга бик тә кирәкле булуын күрсәтә. Дустанә җылы атмосферада мавыктыргыч осталык дәресе узганы сизелми дә калды. Яшүсмерләр рәсем ясатучы Динә апалары белән фикер алышудан, бер-берсе белән дустанә аралашудан, иҗат процесыннан бик канәгать калдылар, һәр катнашучы үзенең эшләнмәсен үзе белән алып кайтып китте. Мондый осталык дәресләре укучыларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев