Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Җылынасы килә - Сурия Мингатинаның китабын тәкъдир итү кичәсе

Район үзәк китапханәсендә шагыйрә, журналист Сурия Мингатинаның «Эзләми табылганым» дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Китапны тәкъдир итү кичәсендә Сурия Мингатинаның тормыш юлы, иҗаты турында җылы сүзләр әйтелде. Аның шигырьләрендә туган якка мәхәббәт, кешелеклелек, мәңгелек темалар чагылыш таба. Күпләр аның һәрбер әсәрендә тирән мәгънә, рухи көч яшеренгәнен билгеләп үтте.

Кичәне район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов ачып җибәреп:

- Танылгын журналист Сурия ханым, үзен икенче яктан да 

Кичә барышында Сурия ханым үзе дә сүз алды. Ул китапның язылу тарихы, иҗат процессындагы уй-кичерешләре белән уртаклашты. Шулай ук, кичәгә килгән һәркемгә рәхмәтен белдерде. Аның ихласлыгы, гадилеге тамашачылар күңелендә уңай тәэсир калдырды.

Китап тәкъдир итү кичәсе җыр-моң белән үрелеп барды. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма тетары артистлары Зөһрә Мөхәммәтҗанова, Рәзинә Заһидуллина Сурия Мингатинаның шигырьләрен укыдылар. Иҗатташ дуслары «Күңел чыңы», «Ызандаш» иҗат берләшмәсе егет-кызлары Сурия ханым белән булган истәлекләре белән бүлештеләр.

Кичә ахырында һәркем Сурия Мингатинага яңа иҗади уңышлар теләде. "Эзләми табылганым" китабы исә китапханә фондын баетты, шигырь сөючеләр өчен кызыклы бүләк булды. Кичәдән соң күпләр китапны сатып алып, автордан автограф алды. Бу кичә чын мәгънәсендә әдәби бәйрәмгә әверелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев