Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
спорт

Ә син әзерме?

Әтнә районы культура бүлеге һәм район спорт мәктәп коллективы хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшырдылар

Белгәнебезчә, безнең район укучыларыбыз, җитәкчеләребез, район үзәгендәге оешмаларда хезмәт куючылар халыктан сынау алу үзәге булып торган спорт мәктәптә “Хезмәткә һәм обонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшырып торалар.

Саф һавада, бәйрәм рухында район культура бүлеге һәм район спорт мәктәп коллективы хезмәткәрләре бердәм булып уңышлы гына нәтиҗәле итеп бу сынауларны үтәделәр.

ГТО сынауларын тапшырып карап һәр кеше үзенең физик сыйфатларын тикшереп карый ала. Сынауларны тапшырып карау сәламәт булу теләге кебек кешелек сыйфатларын камилләштерергә ярдәм итә.

Чарада катнашып 51 кеше яхшы хис, күтәренке кәеф һәм уңай энергия алдылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев