«Ак Барс» «Северсталь»не отты...
Әмма бу уен бик киеренке узды һәм Казан командасының шактый кимчелекләрен күрсәтте.
Иң беренче зур кимчелек – «Ак Барс» әле плей-офф уеннарына әзер түгел. икенче кимчелек – саклау ягыбыз «аксый». Зур тәҗрибәле көндәшләр моннан бик оста файдаланачаклар. Өченче кимчелегебез – әлегә һөҗүм линиясе дә җитәрлек дәрәҗәдә яхшы уен күрсәтми. дөрес, вакыт-вакыт «кабынып алучы» һөҗүмчеләребез бар. Әмма оста көндәшләр хәлиткеч уеннарда аларны «томалап куярга» мөмкиннәр.
Ә узган уенга килсәк, бары буллитлар сериясендә, башкача әйтсәк, «Лотерея уеннарында» гына Татарстан командасы «бәхетле билетны тартып чыгарды» һәм 4:3 исәбенә җиңүгә иреште.
Плей-офф уеннарында бөтенләй башкача уен күрсәтеп сокландыручы «Ак Барс»ны күреп куанырга язсын иде. Монда төп скрипканы баш тренер уйный. Ул яхшы уйнар дип өметләник.
Фотоны «Татар-информ»нан алдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев