Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
спорт

Арча районы Яңа Кенәр авылында, Яна Кенәр авылы мәчете призына 2010нчы елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында көрәш ярышы үтте

Әлеге ярыш яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, милли көрәшне популярлаштыру максатыннан үткәрелде.

18нче октябрь көнне Арча районы Яңа Кенәр авылында, Яна Кенәр авылы мәчете призына 2010нчы елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында көрәш ярышы үтте. Әлеге ярышта Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Саба, Кукмара, Теләче районнарыннан 115 яшь көрәшче бил алышты. 
Безнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Хакимов Риназ - 1 урын, Газимов Ранис - 1 урын, Филатов Айбулат -3 урынны яуладылар. Тренерлары Зиннатуллин Даил, Сафин Руслан. 
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, дипломнар һәм  бүләкләр белән бүләкләнде. Аларның җиңүе – тренерларның тырыш хезмәте һәм яшь спортчыларның үз өстендә эшләве нәтиҗәсе.

Әлеге ярыш яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, милли көрәшне популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Мондый чаралар яшьләрне спортка тарту, аларга рухи һәм физик яктан үсәргә ярдәм итә. 

Киләчәктә дә әлеге спортчыларның җиңүләрен күрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев