Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
спорт

Әтнә районы мәктәпләре арасында шахмат ярышлары булды

2025 елның 14 март көнне АШЫТ мәдәният-спорт комплексында Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XIX Спартакиада кысаларында Ватанны саклаучылар елына багышланган шахмат буенча ярышлар узды.

2025 елның 14 март көнне АШЫТ мәдәният-спорт комплексында Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XIX Спартакиада кысаларында Ватанны саклаучылар елына багышланган шахмат буенча ярышлар узды. Ярышта гомуми белем бирү мәктәпләреннән 12 команда катнашты. Ярыш районда шахмат спорт төрен популярлаштыру, сәлатле уенчыларны сайлап алу, укучылар арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан үткәрелде.  Барлык уенчылар да  лаеклы  катнаштылар. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Кызлар арасында:
1 урын - Гарипова Инзиля – Күңгәр мәктәбе;
2 урын - Гиниятуллина Мадина - Олы Әтнә мәктәбе;
3 урын - Мавлетдинова Залия – Олы Әтнә мәктәбе.
Егетләр арасында:
1 урын - Шарафиев Самат – Күңгәр мәктәбе;
2 урын - Сайфутдинов Самир - Олы Әтнә мәктәбе;
3 урын - Галиев Инсаф – Күшәр мәктәбе.
Команда урыннары:
1 урын - Олы Әтнә мәктәбе;
2 урын - Күңгәр мәктәбе;
3 урын – Иске Өҗем мәктәбе.
Ярышта җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр, 1 урын алган команда күчмә кубок белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев