Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
спорт

Әтнә спортчылары да сынатмады

Афәрин, егетләр-кызлар!

2025 елның 28-30 мартында Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә Өстәл теннисы буенча халыкара һәм өстәл теннисы буенча XXIII ачык шәхси-команда республика ярышлары үткәрелде.

Анда безнең спортчыларыбыз да катнашты: Мөхәмәтшин Ильяр Ирек улы, Хәмидуллин Инсаф Рәдис улы, Сабирова Фирүзә Фәнил кызы, Газимова Руфинә Рафил кызы.

Әлеге турнир РФ Спорт министрлыгының рәсми календарь планына кертелгән.

Быел турнир Россия, Беларусь, Иран, Кытай, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан 250дән артык кешене җыйды.

Турнирны йомгаклау тантанасы «Саба-Арена» универсаль спорт комплексында узды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Левитин турнирда җиңүчеләрне бүләкләүдә катнаштылар. Бүләкләү тантанасында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Ул бердәм фотога төшү белән тәмамланды. 
Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов Саба районының Лесхоз поселогында әтисенең җирләнгән урынында булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев