Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
спорт

Әтнә студентлары арасында ГТО нормативларын тапшыру узды

Студентлар көч сынашты, тизлекләрен, чыдамлыкларын күрсәттеләр. Һәркем җиңүгә омтылды, әмма иң мөһиме – катнашу һәм сәламәтлек саклау иде.

«Спорт наркотикларга каршы» профилактик акциясенең II этабын гамәлгә ашыру максатларында, балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвеше принципларын формалаштыруга юнәлдерелгән, «Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә шушы көннәрдә студентлар арасында ГТО нормаларын тапшыру буенча спорт чаралары узды.

«Россия спорты» проектлары кысаларында узган ГТО нормаларын тапшыру буенча спорт чаралары студентларның физик культурага һәм спортка карата кызыксынуын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Әлеге чаралар яшьләрне тәрбияләүдә зур роль уйный, аларда патриотизм хисен, җаваплылыкны һәм максатка омтылучанлыкны үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев