Әтнәдә әтиләр көне уңаеннан «ГТО белән бергә» дип исемләнгән чара уткәрелде
Бәйрәмгә багышланган чара спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен үзләренең дивизлары итеп алган катнашучыларны берләштерде
Әлеге чара әтиләрнең балалары белән бергәләшеп вакыт уздыру өчен менә дигән мөмкинлек булды. Күпләр өчен ГТО нормаларын тапшыру яңа тәҗрибә булса, кайберәүләр өчен яшьлекне искә төшерү мизгеле булды. Һәр катнашучы җиңүгә омтылды, әмма иң мөһиме – бердәмлек һәм сәламәтлек иде. Алар ГТО нормаларына кергән сынауларда үзләренең җитезлекләрен һәм көчләрен күрсәттеләр. Мобиль мәйданчыкта теләге булган һәркем үзләрен сынап карый алды.
Спорт мәйданчыгында дустанә атмосфера хөкем сөрде. Әтиләр балаларына үрнәк күрсәтергә тырыштылар, ә балалар әтиләренә көч биреп тордылар. Бу көнне спорт бәйрәме генә түгел, ә гаилә кыйммәтләре бәйрәме дә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев