Әтнәдә Республика көне уңаеннан зур чара узды
спорт

Әтнәдә Республика көне уңаеннан зур чара узды

Бу чара яшьләрне спортка тарту өчен менә дигән мөмкинлек.

Бу бәйрәм рухында, республикабызга мәхәббәт һәм спортка тугрылык белән, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, спорт мәктәбе белән берлектә “Спорт җире” хәрби-патриотик фестиваль үтте.

Бу чара — патриотизм рухын ныгыту һәм яшьләрне спортка тарту өчен бер мөмкинлек . Спорт — сәламәтлек кенә түгел, ә көчле рух, бердәм команда һәм үз илеңә мәхәббәт тәрбияләү чарасы.

Фестивальдә районыбыз оешмаларыннан командалар 6 төрле ярышта үзләренең көчен, команда рухын сынадылар.

Ярыш булгач җиңүчеләр дә була. Нәтиҗәләр түбәндәгечә

1 урын - район үзәк больницасы коллективы

2 урын - район мәгариф бүлеге

3 урын - район администрациясе вәкилләре

4 урын - район газ оешмасы коллективы.

Гомумән, катнашкан һәр команданы дв җиңүчеләр дисәк тә ялгыш булмас.

Әтнә театры, РЭС, мәдәният, МЧС, техникум, ветеринария командалары да сынатмады.,


Нет комментариев