Ярдәм вәгъдә итте
Проблемалар республика дәрәҗәсендә хәл ителер кебек
Узган атнада районыбызда Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов булып китте.
Алдан планлаштырылган очрашу түгел иде бу. Килүенең сәбәбе – бездә эшләүче спорт объектлары халәте белән шулай ук яңаларына мохтаҗлык белән танышу иде.

Бездәге спорт корылмаларын карап чыккач, “Сездә искиткеч яхшы объектлар”, дип бәяләве куанычлы. Шулай да, күп еллар дәвамында спорт җиһазларының бераз тузуы факт. Бу уңайдан министрның беренче урынбасары яңа тренажерлар вәгъдә иткән.

Монда тагын бер күңелле яңалыкны чагылдыру урынлы булыр – көзгә “Ашыт” мәдәни-спорт үзәге артында спорт мәйданчыклары эшли башлаячак. Хәтерлисездер, элек алар демонтажланган иде. Шунда хоккей мәйданчыгы да булачак.
Ә Хәлил Шәйхетдинов, аеруча, Чишмәле Сап авылында эшмәкәрнең үз исәбенә спорт объекты төзүенә гаҗәпләнеп сокланган.

Хәтерлисездер, бу хакта зурлап газетабызда да язып чыктык.
Министрның беренче урынбасары да: “Мондый кешеләр булганда Татарстанда спорт беркайчан да бетми”, – дип бәяләгән.
Ә Каенсар урманлыгындагы “Чулпан” лагере буенча: “Бу бит күп районнарның хыялы гына”, – дигән. Тагын бер фикере бөтен республика районнары белән уздырган ВКСта яңгыраган: “Әтнәдә булдым, әгәр берәрсенең күзен бәйләп шул табигать кочагындагы лагерьга алып кереп бастырсаң, ул үзен берәр алга киткән чит илдә дип уйлая чак”, – дип тә әйткән. Бәхәссез, бик яхшы объектлар бездә, инде шуларда эшләүче тренерлар штаты да булса икән!
Очрашуда моңа бәйле мөһим мәсьәлә дә күтәрелгән. Сер түгел, спорт юнәлешендә тренерларның хезмәт хаклары аз. Бюджет өлкәсендә эшләүче аерым тармакларда хезмәт хаклары шактый артты үзе.
Ә спорт өлкәсе, никтер, кырыйда калып килде. Шул гаделсезлекне Татарстан Рәисе дәрәҗәсендә күтәреп, уңай хәл итәргә вәгъдә иткән Хәлил Шәйхетдинов. Бу хакта күпләр белә инде, спорт тренерларына кытлык сизелерлек бездә.

Тренерларның бер өлеше башка өлкәләрдә эшли башлады. Аннан соң, “Дулкын” бассейнында да, Каенсардагы чаңгы базасында да, әлегә кадәр тренерлар штаты юк.
Бүлек проблемадан ничек кирәк, шулай чыгып, уңай хәл итеп килде үзе. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе бу проблема буенча Казандагы түрәләргә күп тапкырлар мөрәҗәгать итте. Ниһаять, бу өлкәләрдә боз кузгала башлады бугай...

Спорт объектлары дигәннән, Хәлил Шәйхетдинов заманында зурлап авылларда ачкан спорт мәйданчыклары халәтенә борчылуын белдергән. Әйтик, юл уңаеннан Олы Бәрәзәдәге спорт мәйданчыгына кергән. Аның кулланылмавы шундук күзгә чалына инде ул. Уртада чүп үләннәре үсеп утыруның объектны ватып кына калмавын, димәк, биредә аның кулланылмавын ассызыклаган министрның беренче урынбасары.
Бу урында министрның: “Әгәр анда йөрмисез икән, ник сорадыгыз соң? Башкаларга бирер идек”, – диюен искә алу урынлы булыр. Әлбәттә, авыл җирлекләре генә аларны карап бетерә алмыйлар. Әмма җаваплылары булырга тиеш!
Ирек Мөхәмәтшин белән берлектә моның бер чишелешен дә таптык бугай.
“Мәктәпләрнең физкультура укытучылары шунда балаларны уйнатып, бергә карап та торсалар, беренчедән, спорт төре буларак – файда, икенчедән, теләсә-нишләп йөрмәс өчен – шөгыль, өченчедән, җаваплылык хисе тудыра, әйбернең кадерен белергә өйрәтә бу”.
Инде якын арада ук югарыда телгә алганнарның уңай нәтиҗәсе булыр дип көтик.
Йомгаклау сүзе буларак шуны әйтергә кирәк, районыбызның Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге ике юнәлештә эшли. Шуңа күрә бүлек җитәкчесенең Татарстан министрлары һәм аларның урынбасарлары белән әледән-әле очрашып торуы гаҗәп түгел. Эш күләме дә шактый. Уңай хәл ителсә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев