Кичә Әтнәнең "Снежные барсы" хоккей командасы
чакыру буенча Мари иленең Морки поселогында оештырылган Бөтенроссия кышкы спорт төрләре көненә багышланган һәвәскәр командалар арасында шайбалы хоккей турнирында катнашып, җиңү яулап кайтты.
- Барысы 4 команда уйнады. Безгә җитүче булмады. Егетләр бик шәп уйнады,- дип хәбәр итте спорт мәктәбенең хоккей тренеры Зөфәр Гайфуллин.
Котлыйбыз.
Фотолар спорт мәктәбе альбомыннан алынды.
Нет комментариев