Хоккей ярышлары дәвам итә
спорт

Хоккей ярышлары дәвам итә

Бүген, 25 нче гыйнвар көнне,

Олы Әтнә һәм Олы Мәңгәр бозында,  спартакиада кысаларында, район мәктәп укучыларының  хоккей ярышлары бара.

Олы Әтнә бозында - унберьеллык мәктәп укучылары уйный.

Олы Мәңгәр бозында  тугызьеллык төп мәктәп укучылары ярыша.

Олы Мәңгәрдә : Бәрәзә, Көек, Олы Мәңгәр , Яңа Шашы; Олы Әтнәдә: Бәрәскә, Олы Әтнә, Күәм, Әтнә техникумы командалары уйный.

- Олы Мәңгәрдә Олы  Мәңгәр белән Түбән Көек уйнады башта, Олы Мәңгәр командасы җиңде. Аннан соң Олы  Бәрәзә белән Яңа  Шашы командасы уйнады, Бәрәзә җиңде, - дип хәбәр итте Олы Мәңгәрдәге хәбәрчебез Раил Зарипов. 

Уенчыларга уңышлар телик. Нәтиҗәсен хәбәр итәрбез.

Раил Зарипов фотолары.

 


Нет комментариев