Районда хәйрия турниры узды
спорт

Районда хәйрия турниры узды

Бу ялларда Әтнә районының мәдәният һәм спорт үзәгендә Хәйрия турниры үткәрелде.

Турнирда Әтнә, Кукмара, Саба, Арча, Балтач, Биектау районнарыннан барлыгы 13 команда катнашты. Хәйрия турнирында 1 урынга Кукмара районы командасы, 2 урынга Әтнә районының “Күңгәр” командасы, 3 урынга Әтнә районының “Шахтер” командасы, 4 урынга Татарстан Республикасының эстрада артистлары командасы лаек булды. Хәйрия турнирында җыелган кертем суммасы районыбызның мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тапшырылачак.


Нет комментариев