«Татарстан кроссы - 2025»
Әтнәдә, 20 сентябрьдә, кросс узачак.
Иртәнге сәгать 9.00дә теркәү була, 10.00дә ярышлар башлана. Биредә һәр оешмадан да ике кеше, моннан тыш оешма җитәкчесе катанаша. Бәйге яшь үзенчәлегенә бәйле рәвештә, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым уза. Шулай ук катнашу өчен ярышларда теләге булган барлык район халкы һәм кунаклар катнаша ала.
Максатлар һәм бурычлар.
- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- район халкын массакүләм физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү;
- спортны популярлаштыру;
- гражданлык тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, патриотизм, хәрби-патриотик һәм спорт-массакүләм эш; иң көчле командаларны һәм спортчыларны ачыклау.
Үткәрү урыны: Олы Әтнә авылы, «АШЫТ» Мәдәни спорт комплексы янында.
Гомуми җитәкчелек яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, спорт мәктәбе тарафыннан башкарыла
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев