«Туган ягым» ял һәм мәдәният паркында «Юные ГТОшки» дигән спорт чарасы узды.
Әлеге чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында утте.
26 июнь көнне «Туган ягым» ял һәм мәдәният паркында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «Юные ГТОшки»дигән спорт чарасы узды. Яшь катнашучылар өчен «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының махсус җиһазлар белән җиһазландырылган мобиль мәйданчыгы оештырылды. Биредә барлык теләүчеләр дә үзләренең физик көчләрен сынап ГТО нормативларын үтәп карый алдылар.
Ахырдан, катнашучылар оештыручыларга вакытны файдалы уздыру мөмкинлеге тудырганнары өчен куанычларын белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев