Әтнә театры артисты һәм режиссер Дамир Сидеевка Фәрит Хәбибуллин премиясе тапшырылды
Әлеге премия XVII «Һөнәр» яшь режиссура фестивале кысаларында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына нигез салучы Фәрит Хәбибуллинның исемен мәңгеләштерү максатыннан гамәлгә куелды.
Әтнә театры артисты һәм режиссер Дамир Сидеевка Фәрит Хәбибуллин премиясе тапшырылды. Әлеге премия XVII «Һөнәр» яшь режиссура фестивале кысаларында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына нигез салучы Фәрит Хәбибуллинның исемен мәңгеләштерү максатыннан гамәлгә куелды.
«Фәрит Хәбибуллин театр тудырган кеше. Ул нигез салган театр 38нче сезон эшли һәм зурдан-зур уңышларга ирешә. Без атна дәвамында бик күп спектакльләр карадык. Аларның барысы да бу премиягә лаек. Ләкин яхшының да яхшысы була. Бүген нәкъ менә шуны билгеләп үтәбез», - диде Фәрит Хәбибуллин премиясен тапшыру комиссиясе эксперты, аның белән эшләгән театр ветераны, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин.
Фестиваль кысаларында биш дебют спектакле күрсәтелде. Болар – Әлмәт театрыннан Динар Хөснетдиновның «Җиләкле җәй», Минзәлә театрыннан Ильяс Закировның «Хәтерләрне яңартып», Чаллы театрыннан Зөлфия Галиуллинаның «Сөясеңме, сөймисеңме?», Кариев театрыннан Эльдар Гатауллинның «Гомер моңы», Әтнә театрыннан Дамир Сидеевның «Тәкъдим» спектакльләре.
Дебют спектакльләре барысы да Кариев театры сәхнәсендә тулы залларга күрсәтелде.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/atna-teatry-artisty-ham-rezisser-damir-sideevka-farit-xabibullin-premiyase-tapsyryldy-5915384
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев