Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Тимер үзәклеләр

Дөньядагы иң олы кайгы – бала хәсрәте

90 яшен билгеләп үткән, якыннарын, ирен, хәтта бер баласын җир куенына салган Надия әби Мостафина яшьле күзләрен сөртеп әнә шулай ди.

Надия әбинең йөзендә еллар эзләре тирән уелган, әмма күзләрендә әле дә яшәү дәрте сүрелмәгән. 
90 яшь – тормыш диңгезендә шактый озак йөзү, әлбәттә. Бу вакыт эчендә күпме шатлык-сөенеч, күпме сагыш-борчу кичерелгәндер. Әмма Надия әби сынмаган, сыгылмаган, тормыш сынауларына каршы тора алган. Ул – чын татар хатын-кызы образы. Уңган, булган, сабыр, миһербанлы. Ике ул үстереп, аларга яхшы тәрбия биргән. Хәзер инде якыннарының уңышларына куанып, онык­ларының шат авазларына сөенеп яши. Әмма йөрәгендә тирән яра – олы улының югалту ачысы һаман да төзәлми. Әни өчен бала кайгысыннан да авыр нәрсә юктыр, мөгаен. 
Надия әби – Олы Әтнә авылының горурлыгы. Ул – тарих, ул – үрнәк. Аның тормыш юлы – киләчәк буыннар өчен зур сабак. Надия әби кебек олылар булганда, безнең киләчәгебез өметле. Аның һәр сүзе, һәр хәрәкәте – акыл, зирәклек, тормыш тәҗрибәсе белән сугарылган. Юбилее уңаеннан Надия әбине район башлыгы Рөстәм Хисамиев, Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Порфирьев, район советы аппараты җитәкчесе Фәнис Галиуллин гомер бәйрәме белән котладылар. Үзен хөрмәтләп килгән җитәкчеләргә Надия әби олы рәхмәтләрен җиткерде.
– Исән-сау эшләгез. Сә­ла­мәт булыгыз. Хезмәтегез җи­ңел түгел, Аллаһы Тәгалә яр­дәменнән ташламасын. Уңыш­ла­рыгыз күп булсын, – диде ул.
Надия әби гомер буе колхозда, соңрак җыештыручы булып эшли.
– Эшне авыр, дип тормадык. Барысын да эшләдек, Аллаһка шөкер. Безнең балачак, яшүсмер еллар авыр чорларга туры килде. Шулай булса да, зарлана белмәдек, эшләдек тә, эшләдек. Шуңа да бүгенге көндә кадер-хөрмәттә мин. Якыннарым, балалар, оныклар, киленем ярдәмен тоеп яшим, – диде ул булганына шөкер итеп.
Надия әби төп йортның җылысын саклап гомер итә. Килене Рафияне теленнән төшерми.
– Рафия белән матур итеп гомер иттек. Миңа, син гел киленеңне яклыйсың, дия торганнар иде. Яклыйм, килен генә түгел, ул миңа кызым кебек дия торган идем. Минем кызым юк, ике ул гына, – диде ул.
Надия әбигә иң изге теләкләрне юллыйбыз. Сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Оныклары, балалары, туганнары янәшәсендә тагын да озак еллар яшәргә насыйп булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев