Эче тулы зиһен аның
Тимер үзәклеләр

Эче тулы зиһен аның

Мәкаләбез герое – Ташчишмә авылыннан 96 яшен тутырып килүче Хатирә әби Гарипова

1930 елның 30 декабрендә, бөтен халык Яңа ел каршыларга җыенган көннәрне Иске Җогып авылында туа ул. 
 «Сугыш чорында акбаш шулпасы эчтек»
Әтиләре Шәймәгъсүм белән әниләре Гарифә кочагында 7 бала — 5 кыз һәм 2 ир бала булып үсәләр алар. Шул җиденең бишенчесе була ул. Яшьтәшләре, чордашлары кебек үк гомер итә; кыскасы, тормышында Бөек Ватан сугышы башланганчы ук кыенлыклар булса да, әллә ни газап кичерми. Ә Бөек Ватан сугышы чорында кичергәннәре турында аерым китап язарлык. — Ач идек инде, кузгалак, акбаш шулпасы эчтек.
Еш кына алары да булмый иде әле. Ашарга ярак­лы нинди үлән, яфрак бар — берсен дә калдырмыйча җыеп кайта идек, — ди. Шөкер, әти-әнисе тырышлыгы белән 7 сыйныф белем алуга ирешә ул. 1-2 сыйныфларны үз авыллары — Иске Җогып мәктәбендә укып ала. Ә 3-4 сыйныфларда Яңа Шашыга йөри, 5-7 сыйныфларны Чембулатта укый.
— Бала вакытта "сложная молотилка"га көлтә тыгып торуларны да еш искә алам. Ничек минем үземне йолкып алмады икән ул? Үзем — кеп-кечкенә, ә көлтәләр хәйран авыр була иде, — дип уйга кала...
Монысы ул искә алган бер эпизод кына дип саныйк. Ә менә укыган вакытта ук фермада эшләве — сокландыра
Уку белән эшне бергә алып бара
— Чембулатта укыганда ук фермага да эшкә керергә туры килде. Бозаулар тәрбияләдем: иртә белән фермага барып, аларны карап китә идем. Эш шунда, фермада эшләүче Сабира исемле кыз кияүгә башка авылга чыгып китте.
Кечкенә булсам да, мине аның урынына куйдылар. Шулай итеп берара уку белән эшне бергә алып барырга туры килде, — ди. Бу еллар белән бәйле истәлеге дә бар аның.
— Ул чорда күтәрәмгә чыккан бозаулар күп булды. Шуларны тигез итеп өч төркемгә бүлделәр. Бала гына булсам да, олы хатын-кызлар белән беррәттән миңа да өлеш чыкты, — ди. Шөкер, бу бозауларның берсе дә үлми, сау-сәламәт булып үсәләр. Соңрак, "Молотов урманы«нда агач шпательләр өеп ятканда авылдан, әтисеннән хат килә.
«Кызым, син күтәрәмгә чыккан бозауларны үтермичә саклап калган өчен бер бозау бирделәр», дигәнен укыгач, бик куана ул. Дөреслектә, бозау урынына икмәк һәм салам бирәләр. Үз сүзләре белән әйтсәк, бик ярап куя алар. Ул чорны икмәкнең алтын бәясе булуын аңлыйсыздыр инде.
«Сыерга башак бирергә саламыбыз да беткән иде», — ди Хатирә әби. — Моңа аеруча әти, җанашым, куанган, — дип өсти. Хәер, бу гына да түгел, сораштыра торгач, «Урманда эшләүләр дә гел истә минем, барысы да хәтердә», — дип куйды. Гомумән, сугыш чоры белән бәйле күңелле хатирәләре дә, авырлыклары да күп була аның тормышында. — «Уштырма», «Тәмле чишмә», Мари урманнарында да булдым, — ди.
Әнә шул урманда азапланулары эзсез калмый, озак та узмый, әле кияүгә чыкканчы ук куллары һәм башы калтырана башлый. Өстәвенә аягы чиләнә. Анысын да ачык хәтерли — Сталин вафат булган, 1953 ел була бу.
«Шамил гаярь кеше иде»
... Җәмәгате Шамил абый белән танышу мизгелләре дә бик истәлекле икән. Бөек Ватан сугышы чорында икесенең дә әтиләре бергә эшлиләр. Өлкән яшьтә булу сәбәпле аларны сугышка алмыйлар, әмма төрле эшкә җәлеп итәләр. Әнә шулай чит җирдә ике якташ танышып, дуслашалар. Сүз иярә сүз чыгып, берсенең — улы, икенчесенең кызы булуны да белешәләр. Ә бу елларны "Фермада эшләгән кыз«ны кияүгә сорап килүчеләр шактый була. Тик Шәймәгъсүм бабай: «Кияү куян түгел, качмый ул», — дип, һәрберсен кире кага.
Ә менә Шамил абый барысыннан да үткенрәк булып чыга. Үзе дә сорап килә, берничә тапкыр әтисен дә җибәрә. Ахыр чиктә Шәймәгъсүм бабай кызыннан: — Шамилнең әтисе бик гаярь кеше, аңа охшаса улы да яман кеше булмас. Әллә барасыңмы аңа, кызым? — дип сорый. «Ә мин каршы килмәдем», — ди Хатирә әби. Шунда ук стенада эленеп торган икесе бергә төшкән фотоны рәтләп, сыпырып куя.
Үзенә 54 яшь тулгач парлап төшкән фотолары икән бу. Шамил абыйның аның белән бик бәхетле яшәвен дәлилләүче сүзләрне китереп үтү дә дөрес булыр. Әнә бит Хатирә әби нәрсә ди: — Баштарак «Күршеләр белән бик яхшы яшисең, рәхмәт», дисә, соңрак «Эчең тулы зиһен булды, югалып калмадың», диде... Берара сүзсез торгач: — Үткәннәр еш искә төшә, төннәр буе йокламыйча чыккан вакытлар да була, — дип куя.
Тормышыннан зарланмый ул
Сугыштан соң да фермада эшли ул, бозаулар да карый, сыерлар да сава. Шунысы бәхәссез нинди эшкә тотынса да, үзен жәлләмичә эшли. Шуңа күрә данлыклы «Искра» җитәкчесе Фәйзи Галиев бик хөрмәт итә аны. Данлыклы җитәкченең гадел һәм тырышларны бик яратуы сер түгел. Тормышыннан зарланмый ул. Шөкер, нәсел дәвамчылары берсе икенчесеннән гаярь.
Олы улы Камил — Яр Чаллыда, икенчесе Хәлимә — Казанда, өченчесе Сәлиха — Күшәрдә, дүртенчесе, инде искә алдым, Хәлил — Олы Әтнәдә, бишенчесе, Әминә — Казанда гомер итә, ә төпчеге, улы Мәһди үз янында... Гаять кызганыч хәл, авария нәтиҗәсендә хәрәкәтсез ята, авыр хәлдә калган ул.
Заманында газетада бу хакта язып та чыккан идек. Ташчишмә авылында әнә шундый мөлаем, тормышында бик күп авырлык­лар кичерсә дә, итагатьлелеген югалтмаган әби гомер итә. Озын гомерле булып, саулык-сәламәтлектә, бәхетле яшәргә язсын иде Хатирә әбигә.

Нет комментариев