Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Тимер үзәклеләр

Кышлауда – күркәм юбилей

Кышлау авылында яшәүче Кәримә әби Хәкимуллина 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

Аны туган көне белән районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев, Кышлау авыл җирлеге башлыгы Айрат Кашшапов һәм башка рәсми затлар котлады.
Рөстәм Хисамиев чәчәк бәйләмнәре күтәреп, залга:
– Әссәламүгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүх! – дип килеп кергәч, берөзлексез диярлек “Ишетеп бетермим шул” дип кабатлаган Кәримә әби башын шул якка борып, торып басарга ук омтылды.


Ә инде районыбыз башлыгы аңа ихлас котлау сүзләрен җиткергәч:
– Зур рәхмәт Сезгә! Раббым үзегезне дә гомер буе зурласын иде, – дип яшьле күзләрен сөртте.
Моннан соң Кәримә әбине Айрат Кашшапов та Кышлау авыл җирлеге һәм “Таң” күмәк хуҗалыгы исеменнән котлады.

Биредә җирле башлыкның һәркем белән элемтәдә торуы күзгә чалынды – чөнки Кәримә әби аны танып, кочаклап ук алды. Ә үзе бертуктаусыз:
–Рәхәттә яшәгез! Бәхетле булыгыз! – дип кабатлады. 
Ә инде:
– 95 яшьне дә, 100 яшьне дә күрергә насыйп булсын әле, – дигәч, елмаеп ук җибәрде.


Һәр өлкән буын вәкиле кебек үк, ул да үз тормышында күпне күрә, күпне кичерә.
Район башлыгы әбекәйдән үтенеч-гозерләре турында да сорашты. Чынлыкта аның бөтен теләге җитәкчеләрне күреп, алар белән аралашу гына иде бугай. ...Олы кешегә ни кирәк булсын инде – беренче чиратта игътибар, ихтирам кирәк аларга. Әнә бит, Кәримә әбинең кызлары да:
– Бик көтте ул Сезне! Иртәдән көтә башлады, – диләр.
Ни генә димәсеннәр, шактый ук дулкынлана иде бугай ул. Аның: “Мин фотога бик матур төшә алмам инде”, – диюе генә ни тора! Аның каравы барыбызның да күңел күтәренкелегенә сәбәпче булды ул. Афәрин, Кәримә әби!


Шушы Кышлау авылында ук туып-үсә ул. 1948 елны, Бөек Ватан сугышыннан алып кайткан яраларын күтәрә алмыйча, әтисе вафат була. 1950 елны VII сыйныфны тәмамлаганнан соң – 15 яшеннән фермада эшли башлый, дуңгызлар тәрбияли. Яшь буынга никадәр генә сәер тоелмасын, безнең бабай-әбиләребезнең балачактан ук “эш тәртәсе” артына җигелүләре – факт. Хәзер генә ул балаларны “өф-өф” итеп кенә тотабыз... Берничә елдан соң, әнисе авырый башлагач эшен алыштыра – яшь бозаулар тәрбияләүгә күчә. Яшьлеге әнә шулай эшләп уза аның. Моннан соң тормыш итүе җиңеләя дип уйлап ялгыша күрмәгез. Кая ул! Хәләл җефете белән дә озак яши алмый, 52 яшендә ул да вафат була.
Барысы 4 бала – өлкәне Илсур исемле, Олы Бәрәзәдә яши, аннан соң, Илсөяр – Олы Әтнәдә, Гөлнар – Казанда, Гөлназ исемле кызлары туа. Әнә шул төпчегенең гаиләсе белән төп нигездә яшиләр. Иң куанычлысы, 8 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар аның. Ә баланың баласы балдан татлы булуын барыбыз да белә.


Отпуск, ял дигән сүзләрнең ни икәнен дә белмичә, баш күтәрмичә эшли дә эшли ул. Хезмәт чорында күп тапкырлар мактау кәгазьләренә, грамоталарга лаек була. Арча районы буенча алдынгы терлекче санала. Шунысы да игътибарга лаек – һәрберсендә дә Кәримә әбинең югары эш күрсәткечләре турында әйтелә. Аның күпьеллык намуслы хезмәтен исәпкә алып, Татарстанның хезмәт ветераны исемен дә бирәләр.


Ә бүгенге көнендә үзен бик бәхетле тоя ул. Чөнки яраткан кешеләре ул дип өзелеп торалар, китаптагыча итеп әйтсәк, урыны – түр башында аның. Инде районыбыз башлыгы әйтмешли, саулык-сәламәтлек белән, гаилә иминлегендә яшәп, Кәримә әби алдагы юбилейларын да куаныч-шатлык илә уздырсын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев