Җәймә рецепты
Җәймәләрне үсемлек маенда ике ягын да әйләндереп кыздырып пешерергә.
200 г кефир, 1 йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 чәй кашыгы тоз, 2 чәй кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы чәй содасы, 500 г тирәсе он.
Кефирны әз генә җылытып, чәй содасы салып болгатырга. 5 минуттан калган ингредиентларны кушарга. Үсемлек маен камырны басып бетергәндә генә салырга.
Камырны 10 минут ял иттерергә, алты өлешкә бүлеп, шарчыклар ясарга. Һәр шарчыкны җәеп, берничә урыннан кисәргә (кисем ясамасаң да була). Җәймәләрне үсемлек маенда ике ягын да әйләндереп кыздырып пешерергә.
Гөлнур ГАРИПОВА, Ютазы районы Ютазы авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев