Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Чәй эчәргә тәмле, шоколадлы кабартмалар рецепты

Гөлгенә Сабитовадан кабартма реөепты.

Камыры:
1) 250 мл җылымса сөт,
2) 2 йомырка,
3) 60 гр песок,
4) 90 гр йомшарган сыер мае,
5) 11 гр чүпрә,
6) 1 п. ванилин,
7) тоз
8) 640 гр он.

Камыр ясарга. Өстен каплап 30- 40 минут ял иттерергә. Камырны җәеп, түгәрәкләр кисәргә (фотосын куйдым). . Кызган майда пешереп алырга. Пешкән кабартмаларны , салфетка җәелгән табага тезә бардым, артык майлары салфеткага сеңеп калсын өчен.
Шоколад эретеп, кабартмаларның бер ягын гына шоколадка манып алырга. Яисә өсләренә, май канаты ярдәмендә шоколад сөртеп чыгарга була. Өстенә кокос валчыгы сибеп җибәрдек. Яисә башка нәрсә сибәргә була. Без бер өлешен шоколад белән , бер өлешен шоколадсыз ясадык.
Тәмле кабартмалар әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев