Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Пәхләвә рецепты

Гөлгенә Сабитовадан пәхләвә рецепты.

Камыры:

1) 0,5 стакан сыек май,

2) 1 стакан сөт,

3) 2 йомырка,

4) 1 бал кашыгы уксус + 1 бал кашыгы су,

5) Он,

6) Камырны җәяр өчен кукуруз крахмалы,

7) Пәхләвәләрне майлар өчен сыер мае,

8) Әстерхан чикләвеге.

Сыек май, сөт, йомырка, уксус+су (бергә кушып салырга) барысын бергә болгатырга һәм әз-әзләп он салып бик тыгыз булмаган камыр ясарга. Камырны 6 кисәккә бүлеп, түгәрәкләп, өстенә пакет каплап 5-10 минут ял иттерергә. Токмач камыры кебек түгәрәк җәяргә. Түгәрәкне җәйгән вакытта кукуруз крахмалын сибеп бик юка гына, үтә күренмәле итеп җәяргә кирәк. (Җәемнәрне җәйгән вакытта он түгел, ә кукуруз крахмалы кулланыла, җәяргә бик җайлы. ) Зур юка гына түгәрәк барлыкка килә. Шул түгәрәкне уклауда төрелгән килеш уклауның уртасына җыйдырып китерергә (гармун кебек була) һәм әкрен генә камырны сүтәргә. Гармун кебек җыелган камыр уртасына вакланган әстерхан чикләвеге салып чыгарга. Башта бер ягын каплап куярга, аннан икенче ягын каплап, уртасын чеметеп кисеп алырга һәм аскы ягын өскә каратып майланган табага тезә барырга. Өстенә пакет каплап барырга, камыр кипмәсен өчен. Һәм калган түгәрәкләрне дә шулай җәеп үзегез теләгәнчә формалар ясарга була. Өсләренә эретелгән топленый май агызырга (бераз), майларга. Духовкада 180 гр. 30- 35 минут тирәсе пешә.

Сироп:

1) 3 стакан су,

2) 3 стакан песок, Әз генә лимон суы тамызып, сиропны 20 минут кайнатырга.

Пәхләвәләр пешеп духовкадан алгач, һәрберсенең өстенә кашыклап кайнар сироп агызырга (калганын өсләренә агызып бетерергә). 10-15 минут тагын духовкада пешереп алырга. Духовкадан алгач пәхләвәләр өстенә әз-әзләп вакланган фисташка чикләвеге сибеп җибәрергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев