Татар блогеры Гөлүсә Рахматуллинадан шампиньонлы кыстыбый рецепты
Тәмле булсын

Татар блогеры Гөлүсә Рахматуллинадан шампиньонлы кыстыбый рецепты

Гаиләгезне сыйларга бик тәмле рецепт.

КАМЫР ӨЧЕН:
Камырга 2 данә йомырка, 200 мл тирәсе кефир, тәменчә тоз, 3-4 аш кашыгы сыек май, чеметем сода, 300 грамм тирәсе он кирәк була. 

ЭЧЛЕК ӨЧЕН:

Эчлек ике өлештән тора. Берсе гадәти сөткә сыер мае салып төелгән бәрәңге боламыгы. Ә икенче өлеш ул 250 грамм шампиньон гөмбәсен 5-6 баш суган, 1 кишер кырып кушып, бераз су өстәп  пешекләп, аннан 2-3 аш кашыгы сыек май, тәменчә тоз, борыч өстәп суы беткәнче кыздырып бетерудән гыйбәрәт. 
Камырны 10-15 минут картайтабыз.  Чама белән 50-60 шәр граммлы шарчыклар ясыйбыз. Җәймәләр җәеп табада куырып алабыз. Искәрмә: табаны майларга кирәкми. Камырны да каты басмагыз- алайса «каешлы» була ул.
Ахырда кыстыбыйлар ясыйбыз. Шундый тәмле була, кемнәр пешерәчәк, кулларыгызны кутәрегез дусларым

Фото: Гөлүсә Рахматуллинаның шәхси битеннән

Арск-информ


Нет комментариев