Беренче сыйныфка баручы балалар портфельле булды
“Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” чарасы узды
Биредә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов һәм бүлек белгечләре, мәктәп директорлары, укытучылар, социаль ярдәм белгечләре, җитәкчеләре Алия Абдуллина катнашында мәдәният хезмәткәрләре, әти-әниләр һәм чараның төп геройлары – нәниләр катнашты.
Тантана Россия һәм Татарстан гимннары белән башланды – менә бит чын тәрбия җимеше – балалар кемдер әйткәнне көтмичә үк торып бастылар...
2007 елдан дәвам итүче бу изге эш җаваплы җитәкчеләр һәм иганәчеләр ярдәме белән уза.
– Районыбызда киләчәгебезне тагын да яктырак итү максатыннан күп эшләр башкарыла. Менә бүген дә биредә – тантана, ә янәшәдәге юлда тракторлар гөрелди: асфальт, тротуар җәяләр. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе дә тормышыбызны яктырак итүнең бер мисалы, иң матур чараларның берсе.
Озакламый мәктәп ишекләре кабат ачылып, тирә-як балаларның шатлыклы авазы белән тулачак. Быел районыбыз мәктәпләренә 1120 укучы бала килеп, аларның 116сы мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керә. Әти-әни өчен зур шатлык һәм зур җаваплылык та бу, – дип билгеләде Айрат Фәнил улы.
Әйтүенчә, гомумән, бу акциядә катнашучылар, иганәчеләр күп булган.
Камил Ногаев исә, бу акциянең беренче тапкыр беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә узуын искә алды. “Ә бездән күреп аны бөтен Россия кабул итте”, – диде.
Кызык кына чагыштыру да уздырды. “Беләсезме, анда беренче тапкыр катнашкан укучы балаларга хәзер 33 яшь икән инде”, – дип уйлануга да этәрде.
– Башлануыннан бүгенгә кадәр мондый ярдәм республикадагы 507 мең балага күрсәтелгән. Бу изге эштә ярты миллиардлап иганәче катнашкан. Ә быел кирәк-яраклар тутырылган мәктәп сумкалары 30 мең балага бирелә, – диде.
Моннан соң “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры астында I сыйныфка баручы ярдәмгә мохтаҗ укучы балаларга кирәк әсбаплар тутырылган портфельләр тапшыру тантанасы узды.
Олы кунаклар белән күмәк фотога төшү чарасыннан соң, мәйданга “Карамелька” һәм “Көчек патруле” герое килеп керде. Балалар өчен дә көтелмәгәнрәк мизгел булды бу. Барысы бергә рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Соңыннан әлеге чара турында “Изгелек” халыкка социаль ярдәм үзәге җитәкчесе Гөлсия Моратова белән дә сөйләштек:
– Оешмалар, иганәчеләр ярдәме белән безнең оешмада гына 100 балага җитәрлек акча җыелды. Ул балаларның 10сына бүген тантаналы чара кысаларында сумкалар бирдек, соңрак, калган 90ына да өләшеп чыгабыз. Араларында 25 махсус хәрби операциядәге якташларыбызның балалары да бар. Моннан тыш мәгариф бүлеге үзе дә мәктәпкә беренче тапкыр керүче 12 балага ярдәм итте. 7сен үз көчләре, укытучылар ярдәме белән, 5сен “Таттелеком” хезмәткәрләре әзерләгән. Моннан тыш Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә дә, әлбәттә, “Ленин” ярдәме белән 18 балага шундый ярдәм әзерләп бирделәр, – диде.
Афәрин, ярдәм кулы сузучылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев