Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.
Инде тагын бер яңалык: хатын-кызларга – 40, ир-атларга 45 яшь тулгач, картлык буенча иминият пенсияләре турында мәгълүмат килә башлады. Әлеге яңалыкка ачыклык кертү өчен Пенсия фондының Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфәт Галиевка мөрәҗәгать иттек.
– Агымдагы елдан башлап, Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмаларына хокуклары турында мәгълүмат бирә башлады. Әлеге яңалыкка ачыклык кертә алмассызмы?
– Дөрестән дә, 2022 елдан мәгълүмат бирү башланды. Хәбәрнамәләр 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга һәм 40 яшьтән узган хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка килә. Мәгълүмат хатын-кызларга – 40, иратларга 45 яшь тулган көнне җибәрелә. Алга таба мәгълүмат һәр өч ел саен җибәрелеп торылачак.
– Әгәр дә ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә шәхси кабинет булмаса?
– Гражданнарның ЕСАИ теркәлгән шәхси кабинеты булмаган очракта, мәгълүматны Пенсия фондының клиентлар бүлекләрендә алырга мөмкин. Бу очракта, һәр гражданның Пенсия фондына үзенең килүе кирәк. Чит кешегә мәгълүмат бирелми.
– Пенсия фондыннан килгән хәбәрнамәләр нинди мәгълүматларны үз эченә ала?
– Иң беренче чиратта һәргражданин Россия Пенсия фонды юллаган хәбәрнамәдә үзенең картлык буенча хезмәт пенсиясенә хокук алу шартлары белән таныша: – хатын-кызлар
– 40, иратлар 45 яшендә үзләренең күпме хезмәт стажы турында мәгълүмат ала;
– шәхси пенсия коэффициенты күләме турында (ИПК – пенсия баллары) белә; – картлык буенча пенсия алу өчен кирәк булган шартлар;
– шул көндә булган бер шәхси пенсия коэффициентының суммасы турында;
– пенсиянең фаразланган күләме турында.
Тулырак газета битләреннән укый аласыз.
Нет комментариев