Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Күзләр тимәсен

Түбән Шашы авылында әле яшь булса да, зур хөрмәткә һәм халык мәхәббәтенә лаек булырга өлгергән гаилә гомер итә.

Бу авылда яшәүче Рафил Сибагатуллин белән Гөлгенә Сәгъдиеваны белмәүчеләр сирәктер. Гаилә башлыгы — мәктәп директоры мәгариф системасында иң яхшы педагогларның берсе саналса, район хастаханәсе терапевты сәламәтлекне саклау өлкәсендә балкый... Сүзне үзләренә бирик әле.
Рафил Сибагатуллин 1989 елның 3 мартында өч ир малай арасында төпчеге булып туып-үсә. 2006 елны Күңгәр урта мәктәбен тәмамлый. 2006-2010 елларда Арча педагогика көллиятендә белем ала: башлангыч сыйныфлар һәм физкультура укытучысы юнәлеше буенча укый. Хезмәт юлын шул ук 2010 елны үзе укыган мәктәптә физкультура укытучысы булып башлый. 2012-2017 елларда читтән торып КФУның физик культура институтын тәмамлый.
Гөлгенә Сәгъдиева дөньяга авазны 1993 елның 30 сентябрендә Түбән Шашы авылында сала. Күңгәр урта мәктәбендә укыганнан соң, 2011 елдан Казан Дәүләт медицина университетында белем ала. Алты ел дәвалау табибы белгечлегенә укый, тагын 2 ел ординатурада спорт медицинасын һәм дәвалау физкультурасын өйрәнә. 2019 елдан Әтнә үзәк район хастаханәсендә участок табиб-терапевты булып эшли. Әти-әнисе янәшәдә генә, ике апасы да әтисе һәм җәмәгате кебек үк укытучылар.
2010 елны Рафил Күңгәр мәктәбенә эшкә кайтканда Гөлгенә әле 11 сыйныфта гына белем ала. Соңрак чын мәхәббәт чәчкәсенә әйләнгән дуслык бөреләренең башы әнә шул чорда ук формалаша. Бу хакта Гөлгенә фикере үзенчәлекле һәм бик кызык яңгырый: «Ничә ел бер авылда яшәп, бер мәктәптә укысак та, күп сыйныфташларын белсәм дә, Рафил 2010 елга кадәр күземә бер дә чалынмады. Беренче танышуыбыз шул җәйдә печән өләшкәндә булгандыр. Ул иптәш егетләре белән йорт саен төргәкле печән өләшеп йөри иде, әти-әни өйдә булмау сәбәпле, печәнне миңа кабул итеп алырга туры килде. Шул чакта печән төргәге дөрес юнәлеш алмыйча, безнең койма бераз ватылды... Мондый „тәртипсез“ егетләрне онытып була мыни?! Ахырдан үзе рәтләп куйды ул койманы». Әлбәттә, "Ни өчен... 
Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Фото:/АННА АРАХАМИЯ ФОТОСЫ («СӨЕМБИКӘ» ЖУРНАЛЫ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев