Ләйлә Уткина: “Башка эшкә күңел тартмый”
Мәктәптә укыганда ук әнисе Назирә Хәкимуллина белән фермага баргалый ул.
Сүз уңаеннан әйтик, әнисе 7 сыйныфны тәмамлагач ук сыер сава башлап, 40 ел дәвамында эшли. Ә ул – совет заманы, бөтен эш кул көче белән башкарыла торган, сөтне бидонга җыеп, күтәреп илтә торган чор!
Шуларны күзаллаганмы, Ләйлә мәктәпне тәмамлагач, училищеда укып, пешекче булырга уйлый. Белгечлек алгач та 4 ел буе чәчү, урып-җыю чорларында күмәк хуҗалык ашханәсендә эшли. Әмма кышкы чорда сыер саварга фермага бара торган була. 2005 елдан 2010 елга кадәр “үлчәү”дә дә эшли ул. Ә бервакыт: “Болай итеп сезонлы гына көч куйганчы, гел эшләрмен”, дигән фикер белән савымчы булып урнаша.
2009 елны тормышка чыга. Бу очракны гади генә итеп сурәтләү дөрес тә булмас. Җәмәгате – Ленин исемендәге җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы нәселле терлек заводының данлыклы комбайнчысы Борис Уткин исемен ишетмәүчеләр сирәктер. Бу очракта аның да шушы ук фермада оператор булып эшләвен ассызыкларга кирәк. Борисның әнисе шушы ук Бәрәскәдән булса да, ул үзе Литвада туган. Уткиннар гаиләсе бүгенге көндә ике ул тәрбияли. Олысы Бәрәскә мәктәбенең – V, кечесе II сыйныфында укый.
Ә Ләйлә Уткина 2010 елны тана төркеме җыя һәм савымчы һөнәренә керешә. Шунысы кызык, Борис белән төрле сменада эшлиләр алар – чөнки, өйдәге мал-туарны да карыйсы бар...
– Бик арган вакытлар да була, әйтергә генә ансат – бик җиңел хезмәт түгел. Әмма мондагы хезмәт хакына ияләнгәч, башка эшкә күңел тартмый шул, - дип көлә.
Биредә мондагы эш шартларын искә алу урынлы булыр. Эш сменалы – бер атна иртәнге 4тән 12гә кадәр, икенче атнаны 12дән 8гә кадәр эшли.
– Болай эшләү бик җайлы. Әни эшләгәндә смена дигән әйбер булмады, фермага өчәр тапкыр бара иде, – дип көрсенеп куя.
Савымчы һөнәре гел бертөрле генә түгел. Бик күңелле очраклар да, кайвакыт авырлары да очрап тора. Бу уңайдан үзе дә әнә:
– Былтыргы таналар белән бик авыр булды... ташлап кайтып китәсе килде, хәтта. Аларны савымга өйрәтү чорында араларына йөгереп керәсең дә, очып диярдәй чыгарга туры килә. Тана тибәргә бик ярата ул, – дип көлә.
Авырлыкны шулай көлеп искә ала. Күзаллап карагыз, берне бозаулаган таналарны бозаулату торагыннан куып алып менеп, чылбырга куярга кирәк. Ә алар әле бер дә чылбыр күрмәгәннәр...
Шулай ук карт сыерлар да, моннан тыш бер ел буаз таналар да тәрбияли. Шулар арасыннан таналар төркеме җыя.
Ясминә Гатиятуллина белән бер торакта, бер сменада эшлиләр, ә кулдашы – Гөлназ Корбанова. Сменадашының кулдашы – Земфира Әскарова.
– Бик тату, килешеп, бер-беребезгә булышып эшлибез, – ди савымчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев