Матур эчтәлекле хисап
“Күшәр” күмәк хуҗалыгында узган елгы эшчәнлек буенча хисап тоттылар.
“Күшәр”нең 2023 елгы эш нәтиҗәләре буенча төп доклад белән җитәкчесе Илнар Галиәхмәтов чыгыш ясады. Газета укучыга, аерым алганда, күмәк хуҗалыкның кереме турындагысы мөһим. Кызганычка каршы, ул алдагы елгыдан азрак кимегән. Әлбәттә, авыл хуҗалыгында төп керем – сөттән. Монда да 78 % керем сөт сатудан кергән. Шулай ук ит сатудан һәм ашлык сатудан кергән керемнәр дә шактый. Биредә чиста табыш өлешен дә күзаллау урынлы булыр – ул 53 миллион сум тәшкил иткән. Субсидияләрне искә алган хәлдә, бу сумманың күмәк хуҗалык икътисадына, шул исәптән төзелешкә дә тотылуын күзаллыйк. Төзелеш һәм төзекләндерү өчен 51 миллион 362 мең сум акча тотканнар. Алган техникалар да шактый. Әмма халыкны, беренче чиратта, колхозчының хезмәт хакы кызыксындыра.
Биредә ул 39 мең 116 сум булган. Күмәк хуҗалыктагы барлык акча кеременең 18,3 процентын тәшкил итә бу. Алдагы елгыдан 10 мең сумга диярлек артык булса да, авыл хуҗалыгында эшнең ни дәрәҗәдә авыр булуын һәм башкалардагы күләмне күзаллаган хәлдә, аны күтәрү кирәк, әлбәттә. Моны җыелышта катнашкан һәм чыгыш ясаган район башлыгы Габделәхәт Хәкимов ассызыклады.
– “Мәңгәр”дә ул – 47 мең 820 сум, – дип билгеләде.
Ә район буенча уртача 43 мең 027 сум тәшкил итә. Димәк, бу өлкәдә алга омтылырлык максат бар әле.
Моннан тыш, тагын бер максат – бозау алуны да арттыру кирәк биредә. Чөнки, күмәк хуҗалыкның төп кереме сөттән икән, бу мәсьәлә күз уңында булырга тиеш. Күмәк хуҗалык җитәкчесе дә нәкъ шушы проблемага басым ясады. Илнар Галиәхмәтов үзе әйтмешли, бу кимчелекләрне тиешенчә кабул итеп, аларны төзәтү буенча эш алып бару кирәк. Өҗем авыл җирлеге башлыгы Азат Вәлиев, күмәк хуҗалык белгечләре һәм участок инспекторы да халык алдында хисап тоттылар.
Соңыннан хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр. “Күшәр”дә элек-электән эшләүчеләрне тиешенчә зурладылар. Ә авыл җирендә яшәүчеләр өчен эш бөтен яшәеш белән бәйле. Кыскасы, һөнәр генә түгел, ә – язмыш ук.
Үзтәнкыйтькә корылган, шул ук вакытта эшләүчене хөрмәтләүгә юнәлдерелгән, матур эчтәлекле хисап җыелышы булды бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев