Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Татар авыллары тормышының утыз еллык тарихы – экраннарда...

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Кеше китә – җыры кала” әсәре буенча фильм төшерә башладылар.

Телесериал төшерү өчен Татарстанның Казанга якын урнашкан Әтнә, Теләче, Питрәч, Кайбыч һәм Арча районнары сайлап алынган.

Фильмда танылган артистлар да, студентлар да, авыл халкы да катнаша. Танылган артистлар димәктән, безнең Әтнә татар дәүләт драма театры бу юлы да читтә калмады.

Фильмның режиссеры Александр Далматов белән яңа фильм турында сөйләшәбез. Ни өчен әлеге әсәр? Фильм төшергәндә нинди кыенлык­лар бар?

– “ТНВ” каналы сериал төшерергә чакыргач, алар Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча фильм төшерергә дигәч, мин тәкъдим иттем менә шушы “Кеше китә – җыры кала” әсәрен. Чөнки биредә сюжет бар. Биредә 30 еллык татар тормышы үз эченә алына (ХХ гасырның 1930нчы елларыннан алып 1960нчы елларына кадәр гади Кара Чишмә авылында яшәүче берничә буын кешеләренең язмышы сурәтләнә). Әлбәттә, куркыта. Костюмнар, типажлар, кино төшерергә урыннар табу бик авыр хәзерге заманда. Ләкин бездә, менә шушы татар тормышын энциклопедия рәвешендә күрсәтү теләге бик көчле булганга, әлеге эшкә алындык. Һәм акрын гына ерып барабыз. Киноны сезнең районның Бактачы һәм Яңа Бәрәскә, Ары авылларында да төшердек. Күмәк күренешләрдә мәдәният хезмәткәрләре, кыс­касы, шул тирәдәге авыллардан Күлле Киме, Түбән Көек авылы кешеләре, Күлле Киме мәктәбе укучылары катнаштылар. Рәхмәт, район хакимияте башлыгына, башкарма комитет җитәкчесенә, авыл халкына. Һәрвакыт ярдәмгә киләләр. Шулай ук сезнең Әтнә татар дәүләт драма театры коллективы да һәрьяклап ярдәм кулы сузды: артистлар, костюмнар белән, – диде ул аралашу барышында.

Тулырак газетабызның 36 санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев