Татарстанда «Цифрлы мәдәният» проекты виртуаль концертлар үткәрергә мөмкинлек бирде
Центральные новости

Татарстанда «Цифрлы мәдәният» проекты виртуаль концертлар үткәрергә мөмкинлек бирде

2019 елда республикада 150 борынгы китап электрон форматка күчерелде, виртуаль концертлар күрсәтә торган 5 зал ачылды.

Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Цифлы мәдәният» төбәк проектына нәтиҗә ясалды.

Быел республикада 5 виртуаль концерт залы ачылган. Танылган артистлар һәм коллективларның иң яхшы чыгышларын турыдан-туры трансляциядә яки видеоязмада карау мөмкинлеге Арча, Спас, Баулы, Алабуга, Мамадыш районнарында яшәүчеләргә тудырылган.

Шулай ук бу проект китапханәләрне дә колачлаган — быел 150 борынгы китап электрон форматка күчерелгән. Ел азагына кадәр Татарстан Милли музеендагы экспозицияләр һәм күргәзмәләр белән таныштыручы яңа мультимедиа-гид та эшли башларга тиеш.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/26-11-2019/tatarstanda-tsifrly-m-d-niyat-proekty-virtual-kontsertlar-tk-rerg-m-mkinlek-birde-5696065


Нет комментариев