Казанда Дөнья чемпионаты җанатарларын стадионга 15 шаттл йөртәчәк
Шаттлар метроның “Кәҗә бистәсе” станциясеннән һәм Үзәк стадионнан матчлар башланырга 4 сәгать алдан кузгалачак.
(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында 15 шаттл җанатарларны бушлай “Казан-Арена” стадионына алып барачак. Бу хакта мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шаттллар матчлар башланырга 4 сәгать алдан метроның “Кәҗә бистәсе” станциясеннән һәм Үзәк стадионнан “Адоратская урамы” тукталышына алып барачак. Алар 3 минут вакыт аралыгы белән йөриячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев