4 октябрь - Бөтендөнья хайваннарны яклау көне
Бу көн кешелек игътибарын планетадагы башка тереклек ияләре проблемаларына: хуҗасыз һәм йорт хайваннарына ярдәм итүгә, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча активлыкны арттыруга, җәнлекләрнең юкка чыга торган төрләренең югалуына юл куймауга, браконьерлыкка каршы көрәшүгә юнәлтелгән.
Кешеләр авырый башласа, больница, поликникага бара. Без барыбыз да районыбыз больницасының кайда урнашканлыгын беләбез. Ә менә өйдә асраган маллар, яраткан җәнлекләребез авырса, алар нишли? Аларны кайда дәвалыйлар?
Бу көн кешелек игътибарын планетадагы башка тереклек ияләре проблемаларына: хуҗасыз һәм йорт хайваннарына ярдәм итүгә, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча активлыкны арттыруга, җәнлекләрнең юкка чыга торган төрләренең югалуына юл куймауга, браконьерлыкка каршы көрәшүгә юнәлтелгән.
Шул уңайдан дәресләрдән соң "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" нең " журналистика берләшмәсе укучылары районыбызда урнашкан "Әтнә районы Дәүләт ветеринария берләшмәсе" учреждениесенә бардылар.
Анда бик күп еллар ветеринария станциясендә эшләүче мал табибы Салих Шаһиев каршы алып бу оешманың тарихы, андагы эшләр турында сөйләде. "Монда авыру маллар дәваланмый, алар авырмасын өчен, без күбрәк профилактика чаралары буенча эшлибез",- дип сөйләде ул.
Маллар белән дә нәкъ кешеләр кебек икән: без дә бит авырмас өчен прививкалар ясатабыз, медосмотр үтәбез. Җәнлекләргә дә вакытында вакцина ясатырга кирәк икән.
Аннан соң лаборатория зданиесебелән таныштылар. Укучылар ветеринар һөнәре алу өчен кайларда укырга кирәклеген дә белделәр.
Бу турыда Әтнә районы "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" нең " журналистика берләшмәсе укучылары хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев