Әтнә ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре өчен март-апрель айлары - «урак өсте»
Газинур Нигъмәтҗанов, Югары Шашы авылы.
Март - апрель айлары Әтнә ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре өчен аеруча киеренке узды.
Күмәк һәм шәхси хуҗалыклардагы 2 айдан зур булган барлык мөг.эре терлекләрдән бруцеллез һәм лейкозга тикшерү өчен кан алынды һәм лабораториядә тикшерелде.
Безнең серология бүлегендә эшләгән кызларыбыз Галимзянова Миләүшә, Яруллина Алисә һәм Аглуллина Алия һәр пробаны зур игътибар белән, кабат -кабат тикшереп, баш күтәрмичә эшләделәр.Шулай ук өч айдан зур булган барлык терлекләргә сиб.язва һәм эмкарга каршы вакцинация ясалды, яңа туган бозауларга биркалар тагылды.Бу эшләр нигездә яз – көз эшләнсә дә, башка айларда да тукталып тормыйлар. Республика эчендә дә, күрше регионнар арасында да хайваннар гел күченеп тора, кемдер сыер алып кайта, кемнәргәдер бозаулар китереп саталар. Бруцеллез буенча тынычланырга иртәрәк, шуңа күрә барыбер суясы дип хайваннан кан алдырмый калырга яки номер суктырмаска ярамый, моның безгә бер зыяны да юк.
Март- апрель айлары сыерларның күпләп бозаулау чоры булганлыктан, шуңа бәйле булган авыру очраклары да бик күп булды. Мәсәлән,сыерларның һәм таналарның ниндидер сәбәптән бозаулый алмаулары,чүпләре төшмәү, бозаулаганнан соңгы парез яки башка сәбәптән хайванның торып баса алмавы, аналык, җилем ялкынсынуы һ.б. Мондый авырулар булганда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ветврач ярдәме кирәк булырга мөмкин.
Ветстанция белгечләре вакытында барып авыру хайваннарга ярдәм күрсәтергә тырыштылар.
Инде берничә ел рәттән безнең тояк кисүче егетләребез Сафин Ильназ, Хусаинов Ильнар, Шаяхметов Айнур һәм Мухамметшин Илнур Уаз машинасы белән авылларга чыгып станок ярдәмендә шәхси хухалыклардагы сыерларның тоякларын кисәләр, дәвалыйлар.Халык алардан бик канәгат, гел чакырып торалар.Быел да язгы профилактика эшләре тәмамлангач, Аллаһ теләсә, бу эшне башкарырга планлаштыралар,чакыручылар бар.
Югарыда әйтеп үтелгән эшләр белән беррәттән безнең районда этләргә чип кую эше дә дәвам итә, бүгенге көнгә 247 эткә чип кертелде инде. Якын киләчәктә безнең алда районыбызда булган барлык бал корты семьяларын һәм кошларны теркәү эшләре дә тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев