Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Ветеринария

Әтнәдә этләргә чип куя башладылар

Хәбәр иткәнебезчә, агымдагы елның 1 гыйнварыннан этләрне мәҗбүри теркәтү турындагы канун үз көченә керде. Бу канун нигезендә эт асраучылар хайваннарына чип куйдырырга һәм дәүләт ветеринария оешмасында теркәтергә тиешләр иде.

Соңгы елларда этләрнең кешеләргә ташлану очраклары ешайды. Кызганычка каршы, күпме генә сөйләнсә дә, язылса да бу юнәлештә ниндидер конкрет чаралар күрелмәде. Агымдагы елдан яңа канун эшли башлады. Әлеге канун күп­ләрне борчыган мәсьәләне хәл итәрме? Районыбызда бу эш ничек оештырылган, бүгенге көндә күпме эткә чип куелган? Район ветеринария берләшмәсенең мал табибы Газинур Нигъмәтҗановтан шул хакта сораштык.
– Дәвалау һәм дә профилактик эшләр белән беррәттән Әтнә ветеринария берләшмәсе шәхси хуҗалыклардагы этләргә чип кую һәм аларны теркәү эшен дә алып бара. Без бу эшне гыйнвар аенда ук башладык һәм бүгенге көнгә 90 эткә чип куелды.
– Кайсы авылларда актив эш алып барыла?
– Югары Шашы, Күңгәр, Түбән Шашы, Күшәр, Ары һәм Күлле Киме авылларында яшәүчеләр бик актив рәвештә этләрен теркәтеп алдылар. Башка авылларда да эш шулай дәвам итәр дип уйлыйбыз. Дөрестән дә, бүгенге көндә дә этләр белән проблемалар бар. Шуңа да тынычланырга ярамый. Этләр авыл урамнарында да, басуларда да әле дә күренгәлиләр. Алар бервакытта тыныч булсалар, икенче юлы агрессивлык күрсәтмәсләр, дип гарантия биреп булмый.
– Юлда барганда өере белән этләр очраса, кемгә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?
– Урамнарда куркыныч тудыручы этләр күренсә, һичшиксез авыл җирлеге идарәсенә хәбәр итәргә кирәк. Ә алар үз чиратында приютлардан белгечләр чакырталар.
– Әгәр дә эт хуҗасы хайванына чип куйдырырга теләмәсә? Мондый очракта берәр төрле чара күреләме? Аннары кемдә эт бар икәнен кайдан беләсез?
– Без авыл җирлекләре биргән мәгълүматлар буенча эш итәбез. Җирлектән алган мәгълүмат буенча шәхси хуҗалыкларга барып этләргә чип куябыз. Ә этләренә чип куй­дыруга, теркәтүдән баш тарткан кешеләргә агымдагы елның 1 июленнән дәүләтнең контроль-күзәтчелек органнары тарафын­нан штрафлар салу каралган. 
– Чип кую кайчанга кадәр дәвам итәчәк?
– Шул вакытка кадәр дип әйтеп булмый инде. Акрынлап, авылларга барып бу эшне башкарып киләбез.
– Әгәр хуҗа кеше сез килгән вакытта өйдә булмаса, нишләргә кирәк?
– Икешәр тапкыр да барырга туры килә инде. Кайбер авылларда үз якларындагы участок мал табиблары да йөри. Телефон номерларын калдыручылар да бар. Алар белән элемтәгә үзебез чыгабыз.
Эш башланган. Һәм ул акрынлап бара. Этләргә чип кую һәркемнең үз вөҗданында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев