Әтнәдә терлекләрдән кан алу башланды
Ветеринария

Әтнәдә терлекләрдән кан алу башланды

Әтнә ветеренария белгечләре шәхси хуҗалык терлекләреннән лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен кан алырга чыктылар.

- Шәхси секторда малларга "Сибирка" , "Эмкар"  бешенствога каршы уколларны кадый башладык. Башта кечерәк авылларга чыгып, терлектән кан алуны һәркемнең өенә барып башкарырга планлаштырдык. Болай эшләгәндә терлек хуҗасы өчен дә уңай, ияләнгән урынында терлек тә тыныч тора, – диде мал табибы Илдар Газимов.

Кан алуны кичке якта, һәркем өйдә вакытны туры китереп башкарыла.

Фотода үз эшләренең остасы булган мал табиблары Илдар Газимов, Ясир Миңлебаев.

 


Нет комментариев