Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Ветеринария

Бруцеллез! Сак булыгыз!

2025 елда Татарстанда 5 очрак бруцеллез авыруы теркәлде (Чупрәле районы, 2 очрак Балык Бистәсе, Чирмешән, Сарман hәм соңы очрак Балтач районында).

Бруцеллёз — хайваннардан кешегә күчә торган аеруча куркыныч йогышлы чир, ул терәк-хәрәкәт, йөрәк-кан тамырлары, нерв, җенес системалары һ. б. авыруларның авыр инвалидлыгына китерә. Хайваннарда инфекция абортлар, яшәргә сәләтсез яшь терлекләр туу, бала таба алмау, буыннар һәм орлыклар ялкынсыну аша чагыла. Кешеләр өчен инфекциянең төп чыганаклары: сарыклар, кәҗәләр, мөгезле эре терлек .

    Белгәнегезчә, бруцеллез авыруы безнең Әтнә районында 2023 елның 21 ноябрендә Тукай хуҗалыгында чыкты.  Барлык терлек юк ителде.

Әтнәдә бруцеллез чире белән Тукай хуҗалыгында эшләгән хезмәткәрләр һәм мал табиблары да авырды. Шушы авырудан сак булу йөзеннән, терлекләрне  теләсә каян алу дөрес булмас. Килеп сатучылардан ветеринар документларны сорарга киңәш итәбез.

Анда төп таләп итеп бруцеллезга тикшеруе булырга тиеш. Аеруча чит регионнардан кайткан эре мөгезле терлек, сарыкларны алырга тырышмагыз.

Үзегезне һәм якыннарыгызны бу чирдән саклагыз.
 

Шагиев Салих - мал табибы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев